Шилнәбаш урта мәктәбенең «Натуралист» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Тукай муниципаль районы педагогик хезмәткәрләренең август конференциясе эшендә катнашканнар. Чара кысаларында укучылар форумда катнашучыларга үз эшчәнлекләренең төп юнәлешләре, үткәрелә торган чаралар һәм акцияләр, тормышка ашырыла торган экологик проектлар һәм 2022-2023 уку елына планнар турында сөйләгәннәр.
Шуның белән бергә урман янгыннарын сүндерү буенча мастер-класс та оештырылган. Мәктәп укучылары урманнарда барлыкка килә торган янгыннарның төрләре һәм сәбәпләре, янгынны сүндергәндә кулланыла торган ысуллар һәм техник чаралар турында белемнәре белән уртаклашканнар, урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртеп узганнар, шулай ук букчалы янгын сүндергеч эшен дә күрсәткәннәр.
Тукай муниципаль районы педагогик хезмәткәрләренең август конференциясе кичә, 25 август көнне Новый поселогында муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашында узган.