«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып бара. Девәтернә кишәрлеге урманчысы Рәфис Нуриәхмәтов җәмәгать урыннарында мәгълүмат листовкалары элеп, Әгерҗе муниципаль районының Девәтернә авылында яшәүчеләр белән берничә әңгәмә үткәргән.
Мондый очрашуларда Рәфис Нуриәхмәтов гражданнарга Татарстан Республикасында хәзерге урман янгыннары торышы турында сөйләгән, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында искәртеп узган.