«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2022 елның 7 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычының V классы саклана. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы татарстанлыларны урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
Хәзерге вакытта Татарстанда янгын куркынычсызлыгын урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20 станция һәм III типтагы 5 станция тәэмин итә. Янгын куркынычы булган хәлләргә космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә, шулай ук тәүлек буе ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» (тел.8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95) төбәк диспетчерлык хезмәте эшли.