Татарстанда урманнарга баруны чикли торган чираттагы чара күрелде

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 2022 елның 29 августындагы 919 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасында 29 августтан башлап 21 календарь көн дәвамында гражданнар өчен урманнарга бару һәм аларга транспорт чаралары белән керү тыела. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы тармагы белгечләре тиешле чикләү кертелүе, аның вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштырылган һәм урман юллары шлагбаумнар белән ябып куелган.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә 8 (843) 221-37-95 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International