Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Аксубай урманчылыгының Аксубай участогы территориясендә урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча район семинар-киңәшмәсе узды. Чарада «Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.

Семинар-киңәшмә барышында анда катнашучылар базислы урман питомнигын карадылар, урман культураларын утырту, урманны карау, ликвидлы булмаган агачларны җыештыру, янгынга каршы юлларны реконструкцияләү һәм башка эшләр сыйфатын бәяләделәр.

Семинар-киңәшмәдән соң Татарстан Республикасы көненә багышланган волейбол ярышлары булды. Ярышларда 5әр кешедән торган 4 команда катнашты. Ярышлар нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында – Ибрай кишәрлеге урманчылыгы командасы, икенче урында – Аксубай кишәрлеге урманчылыгы җыелмасы, өченчедә – Чабаксар кишәрлеге урманчылыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International