Бүген Базарлы Матак авылында хакимият бинасында Әлки муниципаль районының икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Видеоконференция режимында узган утырыш эшендә муниципаль район башлыгы Александр Никошин, район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов, ТР уман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һ.б. катнашты.
Киңәшмә барышында Әлки муниципаль районы хакимияте тарафыннан халыкның тормыш сыйфатын бәяләү һәм аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелек индикаторлары буенча идарә итүгә дәүләт йөкләмәсен үтәү мәсьәләләре каралды.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча 2022 елда дәүләт йөкләмәсен үтәү планы билгеләнде. Александр Никошин билгеләп үткәнчә, билгеләнгән индикаторларга һәм күрсәткечләргә ирешү республиканың киләчәктә социаль-икътисадый үсешенең нигезе булып тора.