Республика районнарында ТР мәктәп урманчылыкларының V слетында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны Белем көненә багышланган тантаналы линейкаларда билгеләп үттеләр

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР муниципаль районнарында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының V слетында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны Белем көненә багышланган тантаналы линейкаларда билгеләп үттеләр.

Әйтик, Саба районы Лесхоз урта мәктәбенең «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләрне «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Васил Гыйззәтуллин котлады. Ул укучыларга слетта катнашулары өчен рәхмәт белдерде, рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды, шулай ук яңа уку елында уңышлар теләде.

Әлмәт районы Иске Михайловка урта мәктәбенең «Спектр» мәктәп урманчылыгында катнашучыларны «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Гатин каршы алды. Ул шулай ук укучыларга рәхмәт хатлары тапшырды, аларны Белем көне белән котлады, ныклы сәламәтлек, бәхет, яңа җиңүләр һәм уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International