ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Иске Матак урта мәктәбендә Белем көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейкада катнашты

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Әлки муниципаль районының Иске Матак авылында Белем көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейкада катнашты.

Җыелган кешеләрне сәламләп, министр урынбасары аларны Белем көне һәм яңа уку елы башлануы белән котлады.

«1 сентябрь – барлык буыннарны берләштерүче иң якты һәм игелекле бәйрәмнәрнең берсе, башлангычлар, перспективалар һәм яңа мөмкинлекләр символы. Уку елы һәркем өчен кызыклы һәм нәтиҗәле булсын, ачышлар һәм яңа казанышлар китерсен, – дип билгеләде Рәис Гомәров. – Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм билгеләнгән планнарны тормышка ашыруыгызны телим».

Тантаналы линейкада катнашучыларны муниципаль район башлыгы Александр Никошин котлады.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов Казан шәһәрендә Казан дәүләт аграр университетында Белем көненә багышланган чарада катнашты. Ул студентларны һәм укытучыларны Белем көне белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде, шулай ук ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров исеменнән бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International