Бүген Лубян урман-техник көллиятендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.
Студентларны һәм укытучыларны яңа уку елы башлануы белән ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина, көллият директоры Рим Фәхразыев һәм «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ генераль директоры ярдәмчесе Чулпан Хәбибуллина котладылар.
Министр катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде, белем бирү өлкәсенең мөһимлеге һәм әһәмияте турында ассызыклады.
«Сезгә Лубян урман-техник көллиятендә – республикада гына түгел, илнең башка төбәкләрендә дә билгеле булган иң борынгы уку йортларының берсендә уку мөмкинлеге бирелде. Биредә сыйфатлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган, – диде студентларга мөрәҗәгать итеп, Равил Кузюров. – Сез барыгыз да актив тормыш позициясе булган инициативалы, амбицияле, талантлы балалар. Без сезнең белән һәм белеп алу өлкәсендәге уңышларыгыз белән генә түгел, фән, спорт һәм сәнгать өлкәсендәге казанышларыгыз белән дә горурланабыз. Барыгызны да Белем көне белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм барлык башлангычларыгызда да уңышлар телим».
Шулай ук чара кысаларында 2021-2022 уку елында укуда һәм җәмәгатьчелек эшчәнлегендә уңышка ирешкән көллият студентлары да бүләкләнде.
Әйтергә кирәк, быел «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ көллият студентларына Белем көне уңаеннан бүләк ясаган, компьютер классына 15 яңа компьютер тапшырды.