«Иң яхшы мәктәп урманчылыгы-2021» Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары смотр-конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы оештыра.
Конкурс Россия Федерациясе субъектларының белем бирү һәм урман хуҗалыгы оешмалары базасында эшләүче мәктәп урманчылыклары арасында 3 номинация буенча үткәрелә:
– «Мәктәп урманчылыгының гамәли эшчәнлеге»;
– «Мәктәп урманчылыгының агарту эшчәнлеге»;
– «Мәктәп урманчылыгы эшчәнлеген оештыру».
Конкурста катнашу өчен 2022 елның 2 октябренә кадәр мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге турында анкеталар һәм материалларны электрон адреска җибәрергә кирәк: forest_school@mail.ru.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат: https://rosleshoz.gov.ru/activity/education/school_forestry/best_school_forestry/documents.