«ЭКОлидер-2022» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

«ЭКОлидер-2022» республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Аны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра.

«ЭКОлидер» республика конкурсының максаты – әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлеген хуплау. Оешмалар, шәхси эшкуарлар, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, белем бирү йортлары, гражданнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Конкурска материаллар 2022 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә.

Конкурс һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат: https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/2118736.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International