«Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ белгече Динарт Зыятдинов «Урман янгынын иң яхшы сүндерүче» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында катнаша

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Бүген Мәскәү өлкәсенең Софрино штп. «Урман янгынын иң яхшы сүндерүче» VIII бөтенроссия һөнәри осталык конкурсын тантаналы рәвештә ачу чарасы булды.

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов, «Авиалесоохрана» ФБУ җитәкчесе урынбасарлары Николай Ковалев һәм Андрей Ерицов ярышларда катнашучыларны сәламләделәр һәм аларга уңышлар теләделәр.

Быел ярышларда Байкал аръягы, Красноярск, Пермь крайларыннан, Ханты-Манси, Ямал-Ненец автономияле округларыннан, Татарстан, Удмуртия, Бурятия, Хакасия, Коми Республикасыннан, Төмән, Киров, Архангельск, Мурманск, Вологодск, Тверь, Липецк, Брянск, Белгород, Мәскәү, Рязань өлкәләреннән, шулай ук Беларусь Республикасыннан 25 конкурсант катнаша. Татарстан Республикасыннан ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ III типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясе белгече Динарт Зыятдинов катнаша.

Конкурс сынаулары өч этаптан тора: кисешкән җирлек буйлап йөгереп, күп төрле спорт ярышлары, урман җирлегендә спорт юнәлеше һәм янгын сүндерүнең кул инструментларын файдалану осталыгын күрсәтеп, урман янгыннары вакытында каршылыклар полосасын җиңү.

Бүген катнашучылар күп төрле спорт ярышларына керештеләр. Конкурска 9 сентябрь көнне йомгак ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International