Гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясенә конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә.
Конкурста эшчәнлекләре һәм проектлары җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган һәм коммерциячел булмаган сектор, гражданлык җәмгыяте үсешенә зур өлеш керткән гражданнар һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар катнаша ала.
Премиягә дәгъва кылучыларның документлары 2022 елның 29 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин ур., 7А.
Конкурста катнашу шартлары турында тулырак: https://oprt.tatarstan.ru/konkurs-v-2022-godu.htm.