ТР Арча муниципаль районында «Арча урманчылыгы» ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре арасында «Күп төрле урман ярышлары» уздырылган. Конкурс һөнәри бәйрәм – Урман хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән, ул якшәмбе, 18 сентябрь көнне үткәреләчәк.
Конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар тест узганнар һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урманны таксацияләү, янгынга каршы җиһазлар һәм бензин пычкысы белән эшләү, документларны рәсмиләштерү һ.б. өлкәсендә берничә гамәли бирем үтәгәннәр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, кишәрлекләрнең урманчылары һәм җитештерү кишәрлекләре җитәкчеләре арасында 1 нче урынны – Тукай урманчылыгынң кишәрлек урманчысы Фәнил Мәгъсүмов, 2 нче урынны – Кенәр җитештерү кишәрлеге җитәкчесе Рафис Исламов, 3 нче урынны Сурнар урманчылыгының кишәрлек урманчысы Юрий Николаев алган.
Урман осталары арасында 1 нче урынга Балтач урманчылыгының урман остасы Марсель Низаметдинов лаек булган, 2 нче урында – Кенәр җитештерү кишәрлегенең урман остасы Алмаз Рәүпов, 3 нче урында – Тукай урманчылыгының урман остасы Раниф Сөнгатуллин.
Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленгән: Тукай кишәрлеге урманчылыгы – 1 нче урында, Кенәр җитештерү кишәрлеге – 2 нче урында һәм Балтач кишәрлеге урманчылыгы – 3 нче урында.