2022 елның 15 сентябрендә 10.00 сәгатьтә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм остазлары, урман хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәсендә федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары вәкилләре өчен дистанцион форматта Бөтенроссия киңәшмәсен үткәрәчәк.
Киңәшмәдә мәктәп урманчылыклары эшчәнлеген оештыру буенча иң яхшы региональ тәҗрибәләр, мәктәп урманчылыклары белән эшләү буенча тәкъдимнәр, шулай ук «Орленок» россиякүләм балалар үзәгендә «Лесной подрост» профиль сменасында катнашу буенча мәгълүмат җиткереләчәк.
Урман мөнәсәбәтләре һәм мәгариф өлкәләрендә Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте вәкилләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре вәкилләре, мәктәп урманчылыклары остазлары һәм җитәкчеләре катнашу өчен чакырыла.
Киңәшмәдә катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://forms.yandex.ru/u/63182b62da3b876a29ec1447/.
Теркәлгән катнашучыларга, трансляция вакытында чатта тема буенча сораулар бирү мөмкинлеге белән, тоташу өчен сылтама җибәреләчәк.