«Чиста болыннар» дәүләт тыюлыгына соңгы 12 елда беренче тапкыр саранча һөҗүм итте

2013 елның 6 июле, шимбә

Канатлы корткычлар Чишмә елгасының сул ярындагы Черек күл янында барлыкка килделәр. Хәзер зарарланган территорияләр агулы химикатлар белән эшкәртелгән. Экологларның әйтүенчә, саклаулы зонаның флорасы һәм фаунасы саранчадан зыян күрмәгән. Бу атнада ТР буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге вәкилләре тыюлык җирләрен кабат йөреп чыгачак. Бер версия буенча, чакырылмаган кунаклар һөҗүменә озайлы эссе һава сәбәпче булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International