Казан ДАУ студентлары урман үсентеләрен урман патологиясе буенча тикшерүнең практик күнекмәләрен алганнар

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары Чаллы шәһәрендә практика узганнар. Анда алар югары уку йорты укытучылары җитәкчелегендә теоретик белемнәрен ныгытканнар һәм урман үсентеләрен урман патологиясе буенча тикшерүнең практик күнекмәләрен алганнар.

Исегезгә төшерик, урман патологиясе буенча тикшерү урманнарның хәзерге санитар һәм патологик торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документлар әзерләү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International