Саба муниципаль районы Лесхоз урта мәктәбендә «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы әгъзалары җыелышы булып узган. Аның кысаларында эш йомгаклары ясалган һәм 2022-2023 уку елына чаралар планы тикшерелгән.
Сентябрь-октябрь айларында укучылар «Макулатура тапшыр – агачны коткар», «Татарстанның чиста урманнары», «Урманны саклыйк» акцияләрендә, «Җиңү Урманы» экологик-патриотик проектында һәм «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» республика фотоконкурсында катнашырлар дип көтелә. Шулай ук тематик экскурсияләр, урманга сәяхәтләр һәм йөрешләр, экологик темага лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр планлаштырылган.