Татарстан халкы «Макулатура тапшыр – агачны коткар» экомарафонына кушыла ала

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы халкы «Макулатура тапшыр – агачны коткар» экомарафонына кушыла ала.

Акциядә катнашу өчен 300 килограммнан артык авырлыкта макулатура җыярга һәм әлеге сылтама буенча рәсми сайтта гариза калдырырга кирәк: https://www.sdai-bumagu.com. Соңыннан координатор катнашучылар белән элемтәгә керәчәк, макулатураны чыгару датасын килештерә, акция графигы нигезендә һәм билгеләнгән вакытта аны утильләштерү пунктларына алып китәчәк.

Акция кысаларында ялтыравыклы журналлар, газеталар, офис кәгазе, дәфтәрләр, катыргы, әдәби кыйммәткә ия булмаган китаплар тапшырырга мөмкин. Утильләштерү өчен түбәндәгеләр кабул ителми: чеклар – аларда целлюлоза юк, ламинатланган һәм дымга чыдам кәгазь (бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба), күкәй савыты (ул катыргы түгел, ә бастырылган целлюлоза), кәгазь сөлгеләр һәм салфеткалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International