Аксубай бистәсендә ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев истәлегенә багышланган «Уяну» VII экологик фестивале үткәрелгән.
Форумда катнашучыларны Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов, «Аксубай урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгече Рафис Әхмәтҗанов һәм башкалар сәламләгән.
Бәйрәмне районның иҗат коллективлары катнашында бай концерт-күңел ачу программасы алып барган. Шулай ук «Мәктәп укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге» конкурсында җиңүчеләрне дә бүләкләгәннәр.
Моннан тыш, фестиваль кысаларында төрле экологик мастер-класслар, интеллектуаль уеннар, «Тылсым иясе – Су», «Берендей патшалыгы», «Бакча әлифбасы», «Йорт хайваннары», «Осталар шәһәре» һ.б. тематик мәйданчыклар оештырылган.