Агымдагы елның 10 сентябреннән 17 сентябренә кадәр #УстойчивоеРазвитиеНачинаетсяСТебя шигаре белән онлайн режимда «ЭкоТолк» халыкара өченче бөтенроссия экодиктанты узачак. Чара экологик белем дәрәҗәсен күтәрүгә һәм Россиянең экология һәм табигатьне саклау белән кызыксыну дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән.
Бу елда диктантта беренче тапкыр тотрыклы үсеш һәм экологик белем бирү тематикасы белән кызыксынучы мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, Россия Федерациясенең яшь галимнәре һәм башка гражданнары катнаша.
«ЭкоТолк» экодиктантында катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә һәм проект сайтында бирелгән.