Бүген ТР Саба муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды. Ярышлар 18 сентябрь, якшәмбе көнне билгеләп үтелә торган Урман хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелде.
Конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар тест уздылар һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урманны таксацияләү, янгынга каршы җиһазлар һәм бензин пычкысы белән эшләү, документларны рәсмиләштерү һ.б. өлкәсендә берничә гамәли бирем үтәделәр.
Конкурста җиңүчеләргә бүләкләрне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Васыйл Гыйззәтуллин, «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов һәм башкалар тапшырды.
Үзенең чыгышында министр урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре һәм урман тармагы үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
«Сез барыгыз да – меңләгән гектарда сезнең көчегез белән урман үсентеләре булдырыла торган югары квалификацияле белгечләр, сезнең ярдәм белән нәтиҗәле дәүләт урман контроле гамәлгә ашырыла һәм урманнарны янгыннан саклау тәэмин ителә, – дип билгеләде Равил Кузюров. – Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, гаилә бәхете һәм киләчәктә дә газиз республикабыз хакына нәтиҗәле эш телим».
Конкурс кысаларында урманчылар, урман осталары, кишәрлек урманчылары, урманчы урынбасарлары, харвестер машинистлары, форвардер операторлары, машина йөртүчеләр, умартачылар һәм егерьләр арасында иң яхшылары билгеләнде.
Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында – Курса кишәрлеге урманчылыгы командасы, икенче урында – Сабабаш һәм өченче урында – Шәмәрдән.