ТР Әгерҗе муниципаль районында «Агачка гомер бүләк ит» дигән экологик акция үткәрелгән

2022 елның 16 сентябре, җомга

Әгерҗе шәһәренең 5 нче балалар бакчасында «Агачка гомер бүләк ит» дигән экологик акция үткәрелгән. Чарада ТР «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Владимир Ишморатов, укытучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашкан.

Акция кысаларында балалар бакчасы территориясендә нарат үсентеләре утыртылган.

Моннан тыш, Владимир Ишморатов балаларга урманнар, аларның иң мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да сөйләгән. «Урман – табигатьнең уникаль бүләге, аны саклап калу – һәркемнең бурычы», – дип билгеләгән ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International