Татарстан белгечләре урман кисүчеләр арасында «Урман кисүче-2022» Россия чемпионатында катнашачак

2022 елның 16 сентябре, җомга

2022 елның 21-22 сентябрендә Красноярск шәһәрендә урман кисүчеләр арасында «Урман кисүче-2022» Россия чемпионаты узачак. Ярышлар «Россия урманнары» форумы кысаларында оештырылачак.

Ярышларда Россия Федерациясенең 20дән артык субъектыннан вәкилләр катнашачак. Татарстан Республикасын «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре составындагы команда тәкъдим итәчәк.

Конкурсантлар «Бензомоторлы пычкылар белән операторлар» һәм «Машина операторлары» номинацияләрендә үзләренең күнекмәләрен күрсәтәчәкләр. Алар үз осталыкларын урман кисү, ботакларны аркылы кисү һәм сирәкләү буенча, шулай ук эстафетада күрсәтәчәкләр. Харвестер һәм форвардер операторлары агач аудару һәм кисү, бүрәнәләрне төяү-бушату буенча күнегүләр башкарачак.

Исегезгә төшерәбез, урман кисүчеләр арасында беренче «Урман кисүче» Россия чемпионаты РФ Хөкүмәте ярдәме белән 2013 елның сентябрендә оештырылган иде. Ярышларның төп максаты – урман комплексы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын камилләштерү, һөнәргә карата кызыксыну дәрәҗәсен арттыру һәм тармакка яшь эшче кадрларны җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International