Россия Федерациясендә инициаторы ЭКА хәрәкәте булган «Экопозитив-2022» бөтенроссия премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Премиянең максаты – табигатьне саклауга, экологик хокукларны яклауга һәм Россиядәге экологик хәлне яхшыртуга зур өлеш керткән оешмаларның һәм аерым кешеләрнең казанышларын билгеләү.
Премия сигез номинациядән тора, аларның һәрберсендә ике җиңүче сайланачак: социаль челтәрләрдә халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча һәм жюри сайлавы буенча.
Премиягә 18 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр, шулай ук Россия Федерациясендә теркәлгән оешмалар дәгъва итә ала. Моның өчен быелның 15 октябренә кадәр әлеге сайтта махсус формада гариза калдырырга кирәк: https://ecopositiv.ru.