Бүген Министрлыкта киңәшмә узды, анда 2022 елның дүртенче кварталына бурычлар каралды. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Видеоконференция режимында узган утырыш эшендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыклар җитәкчеләре, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмәне ачып, Илгизәр Зарипов 2022 елның көзге урман культурасы сезоны үзенчәлекләренә тукталды. Ул быел урман хуҗалыгы белгечләренә 1,1 мең га мәйданда урман культураларын тулыландыру буенча өстәмә эшләр башкарырга кирәклеген искәртте. «Әлеге эшләр оптималь агротехник срокларда, билгеләнгән таләпләр нигезендә башкарылырга тиеш, – диде Илгизәр Зарипов. – Шулай ук «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә әзерлек мәсьәләләренә дә аерым игътибар бирергә кирәк.
Утырышның көн тәртибендә чираттагы мәсьәлә урман үсентеләренә урман авырулары буенча тикшерүләр һәм санитар-савыктыру чараларын уздыру булды. Министрның беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 20 сентябренә Татарстан Республикасында 1 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылган, шул исәптән 867 га мәйданда ликвидлы булмаган агачлар җыеп алынган. Әлки, Арча, Баулы, Лениногорск, Минзәлә, Тәтеш һәм Чирмешән урман хуҗалыклары хезмәткәрләре ликвидлы булмаган агачны җыеп алу эшләрен төгәлләгән.
«Бу юнәлештәге эшне көчәйтергә һәм дәүләт йөкләмәсе кысаларында урманнарны саклау буенча планлаштырылган күрсәткечләр үтәлешен тәэмин итәргә кирәк», – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов.
Шулай ук киңәшмә барышында 29.07.2017 ел, № 280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру, хисаплар һәм башка документлар тапшыру мәсьәләләре дә каралды.