ТР Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясендә катнаштылар

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. Чара Зеленодольск урманчылыгының Зеленодольск кишәрлеге территориясендә оештырылды.

Учреждение белгечләре көче белән барлыгы 2 куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыелды.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең көзге этабы 12 сентябрьдә башланды һәм бу елның 12 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында да уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International