Татарстан белгечләре урман аударучылар арасында «Урман кисүче-2022» Россия чемпионатында катнашалар

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Бүген Красноярск шәһәрендә урман аударучылар арасында «Урман кисүче-2022» Россия чемпионаты башланды. Ярышлар «Россия урманнары» форумы кысаларында оештырылды.

Ярышларда Россия Федерациясенең 20дән артык субъектыннан вәкилләр катнаша. Татарстан Республикасыннан «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре Николай Гришаков, Станислав Маринин, Фидаил Адеев, Елена Сафиуллина, Георгий Захаров, «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ операторлары Вячеслав Никитин һәм Валерий Иванов катнашты.

Ярышлар барышында конкурсантлар «Бензомоторлы пычкылар белән операторлар» һәм «Машина операторлары» номинацияләрендә үзләренең күнекмәләрен күрсәтәчәкләр. Алар үз осталыкларын урман кисү, ботакларны аркылы кисү һәм сирәкләү буенча, шулай ук эстафетада күрсәтәчәкләр. Харвестер һәм форвардер операторлары агач аудару һәм кисү, бүрәнәләрне төяү-бушату буенча күнегүләр башкарачак.

Исегезгә төшерәбез, урман аударучылар арасында беренче «Урман кисүче» Россия чемпионаты РФ Хөкүмәте ярдәме белән 2013 елның сентябрендә оештырылган иде. Ярышларның төп максаты – урман комплексы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын камилләштерү, һөнәргә карата кызыксыну дәрәҗәсен арттыру һәм тармакка яшь эшче кадрларны җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International