«Иң яхшы эковолонтер отряды» V Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

«Иң яхшы эковолонтер отряды» V Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны оештыручы – В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экологик фонд.

Конкурсның максаты – Россия Федерациясе өчен әһәмиятле булган иң яхшы экологик волонтерлык инициативаларын һәм тәҗрибәләрен ачыклау, бүләкләү һәм аларга ярдәм итү.

Быел конкурс 8 номинация буенча үткәрелә: «Урман волонтерлары», «Тыюлыкларга ярдәм итәбез», «Эковолонтерлар – елгалар, күлләр һәм диңгезләргә», «Эковолонтер шәһәрләр», «Чүпкә – юк!», «Экокараш», «Экояшьлек» һәм «Экоэш. Балачак».

Конкурста федераль, региональ һәм муниципаль хакимият органнарының, социаль һәм мәгариф учреждениеләренең, иҗтимагый һәм коммерция оешмаларының эковолонтер отрядлары, шулай ук социаль-экологик проектларны гамәлгә ашырган мөстәкыйль алга киткән белем бирү оешмалары катнаша ала. Гаризалар 2022 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.

Конкурс турында тулырак итеп биредә белергә була: http://vernadsky.ru/de/proekty/leo.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International