Ютазы районы Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Ютазы авылындагы чишмә территориясен чистарту һәм төзекләндерү буенча эшләр үткәргән. Акциягә шулай ук Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге һәм «ТНВ - ТЯГ» яшьләр хәрәкәте вәкилләре дә кушылган.
«Чишмә – тормыш чыганагы. Аның суы үзенә бер төрле тәмдә һәм савыктыра торган. Чишмәләрне карау, аларның территориясен төзекләндерү бик мөһим», – ди мәктәп урманчылыгында катнашучы Марат Садыйков.