«Экокласс.рф» Бөтенроссия порталы эшли башлады

2022 елның 23 сентябре, җомга

«ЭКА» төбәкара экологик җәмәгать оешмасы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Экокласс.рф» Бөтенроссия порталын төзегән. Бу – белем бирү һәм мәгълүмат материаллары комплексы булган интернет-мәйданчык.

Хәзерге вакытта мәйданчыкта 44 экологик юнәлешле дәрес урнаштырылган. Теләсә кайсы укытучы, уку профиленә бәйсез рәвештә,  «Экокласс.рф» порталында теркәлү узып, урнаштырылган мәгълүматны үз эшчәнлегендә  куллана ала. Дәресләрне үткәрү нәтиҗәләре буенча портал материаллары нигезендә ул исемле диплом һәм гомуми белем бирү оешмасы адресына рәхмәт хаты ала.

Портал шулай ук мәктәп укучыларының экологик өлкәсендәге һөнәри белгечлек сайлавына да юнәлдерелгән.

Тулырак мәгълүмат сайтта: https://экокласс.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International