Чирмешән урманчылыгы территориясендә 2023 елда урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре алып барыла. «Дәүләт йөкләмәсе буенча барлыгы 32 гектар мәйданда участоклар әзерләргә кирәк, – дип сөйләде «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Николай Кваков. – Хәзерге вакытта Казансу һәм Светлогорск урманчылыклары территориясендә эшләр бара, 2 берәмлек техника эшли».
«Болар белән беррәттән, урман культураларын тулыландыру эшләренә дә әзерләнәбез. Бу елга план – 24 гектар», – дип өстәде Николай Кваков.