Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Россия табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасында узды, анда шулай ук Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Уникаль су объектларын саклау» һәм «Иделне савыктыру» федераль проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Козлов су объектларының ярларын ныгыту, Татарстан Республикасы елгалары буенда сулыкларны саклый торган урманнары утырту һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте