«Я и Красная книга» («Мин һәм Кызыл китап») республика кул эшләре конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештыра.
Конкурс мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче нәниләр һәм республика гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары арасында ике номинация буенча үткәрелә:
– Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән үсемлек төрләре, шулай ук гөмбәләр һәм лишайниклар сурәтләнгән эшләр»;
– «Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән хайван төрләре сурәтләнгән эшләр».
Эшләр 2022 елның 16 ноябренә кадәр кабул ителә. Конкурс турында тулырак мәгълүматлар: https://ojm.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_3367755.pdf.