Лубян урман-техник көллиятендә укучыларның Татарстан Республикасы студентлары лигасы президенты Руфат Кыямов белән очрашуы булып узды. Очрашу кысаларында Руфат Кыямов укучыларга җәмәгать оешмасы эшчәнлегенең төп юнәлешләре, гамәлгә ашырыла торган проектлар, үткәрелә торган конкурслар, чаралар һәм акцияләр турында сөйләде.
Шулай ук очрашуда катнашучылар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре һәм киләчәк хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр турында фикер алышты.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы студентлар лигасы вәкилләре лабораторияләрдә, уку остаханәләрендә, спорт залында, китапханәдә һәм көллиятнең башка урыннарында булдылар, тулай торакларда студентларның яшәү шартлары белән таныштылар.