Ю.Гагарин исемендәге Актүбә мәдәният йортында «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән тематик чара үткәрелгән

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Азнакай муниципаль районының Ю.Гагарин исемендәге Актүбә мәдәният йортында «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән тематик чара үткәрелгән. Аның кысаларында урман ресурсларын саклау һәм арттыруның мөһимлегенә багышланган концерт оештырылган. «Яшел планета» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр, 1нче мәктәп укучылары һәм Актүбә бистәсенең 2нче мәктәп укучылары чыгыш ясаганнар.

Шулай ук «Урманны сакла» сынлы сәнгать һәм декоратив-гамәли иҗат конкурсында җиңүчеләр дә бүләкләнгән. Мәлбагыш кишәрлеге урманчысы Бәхтияр Хашимов һәм Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Мөхәммәтҗанов мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International