Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Әлки муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Анда ул Борискино урта мәктәбендә «Пилотсыз технологияләр» темасына «Цифр дәресе» үткәрде.
«Пилотсыз технологияләр лабораториясе куллануның төрле өлкәләрендә конкрет бурычлар өчен билгеләнгән махсус робот техникасы системаларын эшли, – дип билгеләде Илгизәр Зарипов. – Лаборатория эшчәнлеге өлкәсенә сервис, медицина, хезмәт күрсәтү өлкәсе, танып белү һәм социаль робот техникасы өлкәсендә кеше белән хезмәттәшлек итү өлкәсе дә, шулай ук атом реакторларында эшләү яки зарарлы матдәләр һәм ташландыклар белән турыдан-туры якын булу кебек куркыныч һәм зарарлы операцияләрдә, нефть чыгаручы җайланмаларда эшләү, катлаулы табигать шартларында инфраструктурага хезмәт күрсәтү, экстремаль һава шартларында һәм көчле магнит кырларында эшләү кебек өлкәләрдә кешене алмаштыру да керә.»
Министрның беренче урынбасары укучыларга пилотсыз очу аппаратлары, җир өсте пилотсыз транспорты, су һәм су асты робот техникасы комплекслары һәм башкалар турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, «Цифр дәресләре» Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында үткәрелә. Проектның төп максаты – мәктәп укучыларында цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен формалаштыру, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә балаларның башлангыч һөнәри юнәлешенә этәргеч ясау.