Татарстанда яшәүчеләр табигатьтә өмәләр оештырган өчен 150 000 сум отарга мөмкин

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Ecowiki.ru платформасында ЭКА хәрәкәтенең «Табигать чакыруы» дигән яңа проекты башланып китте, анда катнашучылар табигатьне чүп-чардан чистартырга, ә җыелган икенчел чималны эшкәртүгә тапшырырга тиеш. Җиңүчеләр 150 000 сум күләмендә премия фондын үзара бүлешә алачак.

Катнашу шартлары гади:

- сайтта теркәлергә;

– аңлатмаларны үтәп барырга;

- эшкәртү өчен икенчел чимал җибәрергә;

- нәтиҗә белән Ecowiki.ru платформасындагы шәхси кабинетта һәм социаль челтәрләрдә #эковики, #акция_зовприроды хештеглары белән бүлешергә онытмаска кирәк.

Проектка агымдагы елның 25 октябренә кадәр кушылырга мөмкин.

Тулырак мәгълүматларны конкурсның рәсми сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International