Тәтеш урманчылыгы белгечләре гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү эшен алып баралар

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

«Тәтеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Тәтеш һәм Кама Тамагы муниципаль районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бара. Әйтик, бу атнада Урюм кишәрлеге урманчысы Дмитрий Туйкин – Урюм урта мәктәбе укучылары белән, ә Кариле кишәрлеге урманчылыгының урман мастеры Рөстәм Хикмәтуллин Олы Кариле урта мәктәбе укучылары белән очрашкан.

Мондый очрашулар барышында урманчылар укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр, Лубян урман-техник көллияте һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты эшчәнлеге турында сөйләгәннәр. Шулай ук балалар урман тармагы һөнәрләре һәм яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында да белгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International