ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол ярышларында катнашты

2022 елның 1 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды. Ярышлар Казан шәһәрендә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә узды.

Ярышларда Рамил Гыйльманшин, Дмитрий Анохин, Нияз Имамиев, Тимур Галиев, Дамир Төхвәтов, Артем Николаев һәм Илфир Гыйбадуллин составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

Министрлык белгечләре ТР Югары Суды һәм Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе командаларына каршы уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International