Лубян урман-техник көллиятендә бу уку елында беренче мәртәбә «Стартапларда ясалма интеллект» темасына «Цифр дәресе» узган.
Дәрес студентларга ИИ-технологияләренә һәм алар эшкуар күзлегеннән ача торган мөмкинлекләргә күз салырга булышкан. Балалар эшкуарларның кем икәнлеген, үз проектыңны башлап җибәргәндә нәрсәгә әзер булырга һәм аны тормышка ашырганда нинди адымнар үтәргә кирәклеген белгәннәр.
Уен тренажеры кысаларында студентлар ясалма интеллектның төрле технологияләре: компьютер аша күрү, табигый телне эшкәртү, мәгълүмат анализы һәм башкалар белән танышканнар.
Чара Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында оештырылган.