ТР Чистай муниципаль районында «Җиңү урманы» бөтенроссия акциясе узган

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Чистай шәһәрендә «Җиңү урманы» бөтенроссия акциясе узган. Анда Чистай шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фарход Садыйков, «Кама урманчылыгы» ДКУ кишәрлек урманчысы Рөстәм Гыйльметдинов, район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре катнашкан.

Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 200 шт. миләш үсентесе утыртылган.

«Җиңү урманы» махсус проекты «Зеленая Россия» иҗтимагый экологик хәрәкәте тарафыннан гамәлгә ашырыла. Җиңү урманы – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлеген саклауга, сугыш ветераннары турында кайгыртуга, гражданнар җәмгыятен берләштерүгә, патриотизмны пропагандалауга һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән проект.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International