Арча урман хуҗалыгы белгечләре яр-сыза буйларында урман утыртмаларын утырта башлаган

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Арча урман хуҗалыгы белгечләре яр-сыза буйларында урман утыртмаларын утырта башлаган. «Арча районында Иске Чүриле, Шушмабаш һәм Яңа Кенәр авыл җирлекләре һәм Балтач территориясендә – Куныр, Яңгул һәм Югары Субаш авыл җирлекләре территорияләрендә эшләр бара, – дип сөйләде Арча урманчылыгының урманнарны торгызу буенча инженеры Энҗе Мөхәммәтҗанова. – Барлыгы 30  артык кеше җәлеп ителгән».

«Дәүләт йөкләмәсе буенча 59,6 гектар мәйданда яр-сыза агачларын утырту планлаштырыла, 25 октябрьгә кадәр эшләрне төгәлләргә планлаштырабыз», – дип өстәде Энҗе Мөхәммәтҗанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International