Татарстан Республикасы югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында экология өлкәсендә фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризалар кабул ителә. Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра.
Эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
- табигый ресурслардан рациональ файдалану;
- табигатьне саклау технологияләрен эшләү;
- экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы чишелешләр.
Конкурста катнашу өчен материалларны агымдагы елның 3 ноябренә кадәр әлеге электрон адреска җибәрергә кирәк: Anastasia.Merdyukova@tatar.ru.
Тулырак белешмәләрне әлеге сылтама аша белергә мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/konkurs-nauchno-prakticheskih-rabot-po-ekologii.htm.