Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә урман юнәлешендәге көллиятләр, техникумнар һәм университетлар укучылары арасында «Күп төрле урман ярышлары-2022» XI Бөтенроссия һөнәри-гамәли ярышлары уза. Быел ярышларда Россиянең 17 төбәгеннән һәм 5 федераль округыннан командалар катнаша. Алар арасында – «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары Илназ Бикмуллин, Радмир Нигъмәтьянов, Дмитрий Марцынюк (41 нче урман хуҗалыгы төркеме) һәм Никита Федотов (31 нче урман хуҗалыгы төркеме).
Белем бирү учреждениеләре командалары урман хуҗалыгын алып бару күнекмәләрендә иң яхшылар исемен алу өчен көч сынаша:
– «Диләнкедә төп эшләр», «Өлгергән агачлар арасыннан диләнкене аерып чыгару һәм таксацияләү», «Урманнарны яңадан торгызу», «Урман янгынын сүндерүне имитацияләү» (техникумнар һәм көллиятләр өчен);
– «Урманны яклау», «Урман кишәрлеген таксацияләү һәм чараларны билгеләү», «Урманнарны яңадан торгызу», «Урман янгынын сүндерүне имитацияләү» (югары уку йортлары өчен).
Хөкемдарлар коллегиясе Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы карамагындагы оешмалардан: «ВИПКЛХ» ФАУ, «ВНИИЛМ» ФБУ, «Рослесинфорг» ФДБУ, «Авиалесохрана» ФБУ, «Рослесозащита» ФБУ, шулай ук Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Марий Эл Республикасы Табигать ресурслары, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгы вәкилләреннән оештырылган.
Ярышларда җиңүчеләргә Рослесхоз дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.