ТР Әлмәт муниципаль районында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында агачлар утыртылган. Чара Әлмәт урманчылыгының Поташ Аланы кишәрлегенең 50 нче кварталында оештырылган.
Акциядә «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Гатин, урманчылык һәм урман хуҗалыгы белгечләре, шулай ук Иске Михайлово урта мәктәбенең «СПЭКТР» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар катнашкан.
Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 500 данә имән һәм 150 данә нарат үсентесе утыртылды.
Белешмә өчен. «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе беренче тапкыр илдә 2019 елда үткәрелде. Өч ел эчендә анда катнашучылар 150 млн.агач утырткан. Экологик инициатива Россиядә иң зурлардан санала.
Быел «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе сентябрь ае башында Камчаткада башланып китте. Аның максаты – 70 млн. агач утырту. Акцияне РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Урман волонтерлары» хәрәкәте оештыра. «Урманны саклыйк» акциясенең партнерлары – «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм Сбер.