Ютазы районы Бәйрәкә урта мәктәбендә Бөтендөнья тереклек итү урыннарын саклау көненә багышланган дәрес узган

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Ютазы районы Бәйрәкә урта мәктәбендә Бөтендөнья тереклек итү урыннарын саклау көненә багышланган дәрес узган. Дәресне биология укытучысы Диләрә Әһлиуллина «Яшел ил» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен үткәргән.

Дәрес барышында Диләрә Әһлиуллина укучыларга антропоген факторларның әйләнә-тирәлеккә йогынтысы, Россия Федерациясе Кызыл китабы, Татарстан Республикасы Кызыл китабы һәм экологик хәлне яхшырту өчен кешеләр үткәрә торган чаралар турында сөйләгән.

Бөтендөнья тереклек итү урыннарын саклау көне 6 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу халыкара бәйрәм 1979 елда Европаның кыргый табигатен һәм табигый тереклек итү тирәлеген саклау турында Берн конвенциясе кысаларында оешкан. Ул планетаның кыргый флорасын һәм хайваннар дөньясын саклау проблемасына һәркемнең игътибарын җәлеп итү максатын куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International