Йошкар-Олада «Урман фәне, тәҗрибә һәм мәгариф интеграциясе: проблемалар һәм перспективалар» форумы эшли башлады

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә Идел буе дәүләт технология университеты базасында «Урман фәне, тәҗрибә һәм мәгариф интеграциясе: проблемалар һәм перспективалар» форумы ачылды. Чара Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Россия Фәннәр академиясенең авыл хуҗалыгы фәннәре бүлеге һәм «Лес» консорциумы ярдәме белән оештырылган.

Форум эшендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзасы, урман комплексы буенча эксперт – консультатив совет рәисе Татьяна Гигель, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, «ВНИИЛМ» ФБУ директоры Александр Мартынюк, урман хуҗалыгы белән идарә итүче төбәк органнары, тармак учреждениеләре, фәнни һәм эксперт бергәлеге вәкилләре, шул исәптән Татарстаннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Пленар утырышта катнашучылар урманнарны саклау, яклау һәм торгызу өлкәсендәге дәүләт сәясәте юнәлешләре, Россия Федерациясе урман комплексын цифрлаштыру барышы, урман хуҗалыгын фәнни-техник үстерү бурычлары, урман тармагының фәнни-техник, технологик һәм кадрлар потенциалын арттыру мөмкинлекләре һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Пленар утырыштан соң эш 5 секциядә дәвам итте, аларда урман профилендәге белем бирү оешмаларын институциональ трансформацияләү, югары уку йортлары һәм техникумнар базасында укыту-тәҗрибә хуҗалыкларын оештыру, урман комплексының тармак компетенцияләре үзәкләрен булдыру һәм урман тармагын цифрлы трансформацияләүдә университетларның роленә бәйле мәсьәләләр каралды.

Секцияләрнең берсендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова «Татарстан Республикасы урман тармагын кадрлар белән тәэмин итү тәҗрибәсе» темасына доклад белән чыгыш ясады. Ул республиканың мәктәп урманчылыклары хәрәкәте, Лубян урман-техник көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында уку шартлары турында сөйләде.

«Татарстанда югары һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаучыларны урман комплексына җәлеп итүгә юнәлдерелгән төрле чаралар тормышка ашырыла. Бу – төрле лекцияләр, танышу экскурсияләре үткәрү, производство практикасын оештыру, эшкә урнашу белән максатчан килешүләр төзү, – диде Эльвира Зыятдинова. – 2020 елда урман тармагындагы яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары эшли башлады. Министрлык карамагындагы учреждениеләргә эшкә урнашканда, югары һәм урта уку йортларын тәмамлаучылар 300 яки 150 мең сум күләмендә акча алырга мөмкин. Шарты – яшь белгечләр учреждениеләрдә кимендә өч ел эшләргә тиеш».

«Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән урманчылык хезмәткәрләренең хезмәт хакы да артты, – дип өстәде спикер. – Белгечләрнең һөнәри осталыгын күтәрү максатында, тематик семинарлар, түгәрәк өстәлләр һәм презентацияләр оештырыла. Шулай ук квалификация күтәрү курсларын узу да каралган».

Соңыннан Эльвира Зыятдинова Россия Федерациясенең «Урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасына, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр һәм торак шартларын яхшыртуга социаль түләүләр бирү юлы белән, урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм чараларын кертү буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Форум үз эшен иртәгә, 7 октябрьдә дәвам итәчәк. Идел буе дәүләт технология университетының укыту-җитештерү урман питомнигы комплексында, «Экология, биотехнология һәм альтернатив энергия чыганакларын алу» фәнни җиһазлардан коллектив файдалану үзәгендә булу, булдырылган урман культураларын, урман хуҗалыгы техникасы күргәзмәләрен карау һәм башкалар планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International