Чирмешән урманчылыгы территориясендә урман культураларын тулыландыру буенча эшләр алып барыла. «Хәзерге вакытта Казансу, Светлогорск һәм Шешминка кишәрлекләре территориясендә агачлар утыртыла, 15 кеше эшли, – дип сөйләде «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Николай Кваков. – Бүгенге көндә 18 гектар мәйданда эшләр башкарылды, план буенча – 24 гектар».
«Шулай ук 2023 елда урман культуралары өчен туфрак әзерләү, базислы урман питомникларында инвентарьлаштыру һәм урман барлыкка китерүче төп токымнардан орлык әзерләү эше дә дәвам итә», – дип өстәде Николай Кваков.