Татарстанда 1,1 мең гектар мәйданда урманнарда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән

2022 елның 7 октябре, җомга

Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре уздырыла. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, бу елның 7 октябренә санитар-савыктыру чаралары 1,1 мең га мәйданда үткәрелгән, шул исәптән 922 га леквидлы булмаган агачлар җыеп алынган. Республиканың Аксубай, Кайбыч, Кама, Мамадыш һәм Нурлат урман хуҗалыклары белгечләре мондый эшләрне төгәлләгәннәр инде.

Исегезгә төшерик, санитар-савыктыру чаралары урманнарны саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Санитар-савыктыру чаралары утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманнарда патологик процессларның киң үсеш алуын кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан килгән зыянны киметү максатларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International